24 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты
Чарада Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова катнашты.
-
5 яшьлек кыз 30 градус суыкта әнисен эзләп урамга күлмәкчән чыгып киткән - видео
Красноярск крае Ирбейский шәһәрендә полицейскийлар урамда кечкенә кызны күреп алалар. 30 градус суыкта ул яланаяк була һәм әнисен эзләвен генә әйтә ала.
-
Фатир алуның яңа ысуллары
Торак өчен акча туплау кооперативлары шактый күптән барлыкка килде. «Жилищные накопительные кооперативы» (ЖНК) дип аталган оешма чама белән 13 ел элек уйлап табыла. Ләкин кулланучыларның күбесе аның белән бөтенләй таныш түгел, йә бик аз мәгълүмат кына белә. Казан, Уфа, Тольятти шәһәрләрендә яшәүчеләр игътибарына! Хәзер сезне кооперативның эш тәртибе һәм ул ача торган мөмкинлекләр белән таныштырырбыз.
-
Кабатлана микән әллә язмышлар...
Әнисә ятим үсте. Әти итәгенә утырып, иркәләнеп, чәчләреннән сыйпап яратылу кызга насыйп булмады шул. Бергә уйнап үскән кызларга карап көнләшә иде. „Их, минем әтием булса, курчак бүләк итсә,” – дип уйлар иде дә, шомырт кара күзләре яшькә капланыр иде. Әнисе дә, зур әнисе дә сабыйны бик яратып үстерде, тәрбияләде дә соң. Барыбер Әнисәнең әтисенә сыенып иркәләнәсе, яшьтәшләре алдында менә минем әтием шундый көчле, акыллы, чибәр, дип мактанасы, горурланасы килү тойгылары күңелдәге бушлыкны тирәнәйтә торды.
-
Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда йөри
“Соры” пассажир йөртүчеләрдә еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә.
-
Бердәм дәүләт имтиханнары: 2019 елда нинди үзгәрешләр көтелә?
2018-2019 елгы уку елында Россиядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Йомгаклау аттестациясенең төгәл вакыты билгеләнде. Укучылар имтиханнарны вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытларда тапшыра алачак. "Татар-информ", Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматларны тәкъдим итә.
-
“КҮГӘРЧЕННӘР 6 СӘГАТЬ ОЧЫП КАЙТА”
Тынычлык, тугрылык, татулык билгесе булган күгәрченнәрнең һавада уйнаклап, мәтәлчек атуын күргәнегез бармы? Мөгаен, күпләр аңа игътибар да итмидер. Буада яшәүче Илдус абый Миңнебаев кошларның күкләр иңләвеннән, күгәрченнәр үрчетү шөгыленнән тәм табып яши. Бүген аның “Бакинский бойный” токымлы 60 күгәрчене бар. Күбесе ак төстә, кайберләренең койрыгы, муены кара таплы. Илдус абыйның әлеге шөгыле балачагына барып тоташа.
-
Хитлар авторы Айдар Тимербаев: "Мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова"
Гаҗәеп кеше икән ул — бөтенләе белән ачылып китеп, күңелдәгесен чайпалдырып түгәргә дә курка, әмма ихласлыгы-гадилеге киресен эшләргә дә ирек куймый. Күңел бураннары, гел шома бармаган тормыш юлындагы сынауларны үтеп, бүген танылу алган шәхестә эреләнү-кәпрәюнең исә тамчысы да юк. “Әни бәгърем — бик нечкә-йомшак күңелле кеше, кечкенәдән аңлата килде: кәпрәю-тәкәбберлектән ерак торыгыз!” Композитор, күп хитлар авторы Айдар Тимербаевның күңел тәрәзәсе әнә шул әнкәй фатыйхасы белән ачыла.