23 май 2024 яңалыклары
-
Татарстан Хөкүмәте контрактчыларны безнең илдә җитештерелгән экипировка белән тәэмин итә
Татарстан Хөкүмәте исемле батальоннар хәрбиләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
-
«Дулкын» радиосында «Мәктәпләр тормышыннан» тапшыруы.
«Дулкын» радиосында бүген «Мәктәпләр тормышыннан» тапшыруында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп интернаты коллективы чыгыш ясады.
-
Татарстанда ял көннәрендә 29 градус эссе була
Татарстанда чираттагы тапкыр суытканнан соң ял көннәрендә температура фоны шактый күтәреләчәк дип көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан аңлашыла.
-
25 яшькә кадәр бала тапкан өчен хатын-кызларга түләүләр булдырырга җыеналар
Россиядә хатын-кызларга 25 яшькә кадәр тапкан һәр баласы өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түли башларга телиләр.
-
Саба гимназиясенең 1нче сыйныф укучылары бүген «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә булдылар.
Башлангыч сыйныф укучыларының җәйге каникуллары башланды. Алар инде экскурцияләргә йөри башладылар. Саба гимназиясенең 1нче сыйныф укучылары бүген «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә булдылар.
-
Явлаштау мәдәният йортында “Мин бит авыл баласы “ дип исемләнгән зур концерт
Явлаштау мәдәният йортында авылыбыз үзешчәннәре һәм Явлаштауда туып үскән,белем алган һәм хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбыз катнашында “Мин бит авыл баласы “ дип исемләнгән зур концерт булып узды.
-
«Хәтер саклаучы-музей»
18 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат авылы музеен оештыручы һәм саклаучы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы - Сафин Илдар Фәтхулла улы белән берлектә Халыкара музей көненә багышланган «Хәтер саклаучы-музей» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.