23 март 2023 яңалыклары
-
“Яшь оста” чемпионаты бәйгесендә “Шоколад” балалар бакчасыннан Фәридә Шиһабиева беренче урынны яулады.
Аның хыялы-үскәч график дизайнер булу.
-
“Яшь оста” чемпионаты кысаларында “Кием дизайны”н, “Рәсем сәнгате”н, “График дизайн”ны үз итүчеләрне Сабаның балалар иҗат үзәге җыйды.
Бүген биредә әлеге компетенцияләрне сайлаучылар көч сынашты.
-
«Саба дулкыннары» телевидениесендә Аграр көллият белән бергәлектә «һөнәрләр илендә»проекты эшләп килә.
Безнең иртәгә чыгасы чыгарылыш авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау һәм куллану юнәлеше буенча һөнәри белгечләр әзерләүгә багышлана.17.30 да «Атна» информацион программасын карарга онытмагыз.
-
«Мәктәпләр тормышыннан» тапшыруында бүген Шекше төп мәктәбе укучылары чыгыш ясый.
26 март көнне 16 сәгатьттә кабатлау чыгарылышын тыңлый аласыз.
-
Мәктәп ТВ 22.03.2023 - Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе
Карарга:
-
Барыгызны да изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәбез!
Бу ай һәр кешегә сәламәтлек,шатлык ,якты өметләр алып килсен!Тоткан уразаларыгыз, укыган догаларыгыз кабул булсын.