22 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Республика муниципаль берәмлекләрдә эшчеләр арасында спартакиада дәвам итә.
Бүген «Сабантуй» спорт комплексында республиканың авыл районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре катнашында бильярд ярышлары тәмамланды. Ярышларда 10нан артык район вәкиле катнашты.
-
Бүген Саба район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слеты булып узды.
Анда хуҗалыклардан иң-иң алдынгылар катнашты. Кыр батырларын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин тәбрикләде.
-
Кичә Сабаның Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан әниләргә бәйрәм концерты бүләк иттеләр.
Үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.