22 июль 2019 яңалыклары
-
Луиза Хәйруллинаның ире беренче күрсәтмәләрдән баш тарта. Дөресе ничек?
Марат Хәйруллин хатыны банкны үзе генә талавын һәм акчаның кайда булуын белмәвен әйткән. Салават шәһәрендә “Россельхозбанк”тан 25 млн сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаны ире Беренче каналда барлык урланган миллионнарны оттыруын сөйләде. Ә аннары өй арестына алынгач, оттырылган акчалар тарихын хатынының яклаучылары уйлап чыгаруын әйтте.
-
“Авыз селкенсә, сөт була”. Рәис абыйның үгезләре ничек 1,5 тоннага җитә?
Кулыннан килмәгән эше юк! Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров турында һич арттырусыз әнә шулай дип әйтергә мөмкин. Бакчачылык, терлекчелек, кошчылык, умартачылык… Авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләре буенча шөгыльләнеп кенә калмыйча, 1,5 тонналы үгез, 140 килолы тәкә, 7 килолы әтәч үстереп, рекордлар куя ул. Без дә булдыклы ир-атның зур хуҗалыгында булып, уңыш серләре белән танышып кайттык.
-
Worldskills Казан-2019 күмәк чара
20 июль көнне Шекше авылында һөнәрчелекне популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл халкының ялын оештыру максатларын күз алдында тоткан “Worldskills Казан-2019» дип исемләнгән үзенчәлекле чара үткәрелде.
-
Питрау батыры – 2019
Җиңүчегә тәкә тапшырылды.
-
Питрәч районы башлыгы йомырка фестивалендә салат ясаган һәм тавык ите пешергән
Питрәч авылында “Скорлупино” IV Бөтенроссия фестивале узды.
-
Казан 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк
Бу турыдагы карар Халыкара йөзү федерациясе бюросы утырышында кабул ителде.
-
"Дәү әнием каберендә әйләнеп яткандыр инде..."
Сеңлесенең азгынлыгыннан гаҗиз булып, оятыннан авылдан чыгып китәргә мәҗбүр замандашым шулай диде. Чыннан да, нинди булган соң безнең әбиләр? Бу хакта башкалада 107 яшенә кадәр яшәгән Тайфә әби болай сөйләгән иде:
-
“Опекага алган балалар үз балабызны харап итә язды”
Нурлат районы ятимнәрне җылы канат астына алып сыендырган гаиләләр саны буенча республикада үрнәк булып тора. Хәзерге вакытта монда 241 гаиләдә 393 бала тәрбияләнә. Әлеге гаиләләрнең берсе – Вырмаскиннар белән без дә аралаштык.
-
5 кеше үлгән, 8 кеше хәбәрсез югалган
Иркутскида хәлләр хакында Владимир Путинның Иркутскига барганда әзерләнгән материалларында хәбәр ителә. “Социаль үсеш, опека һәм попечительлек министрлыгы (Иркутскиның) тарафыннан хәйрия исәбе ачылган, анда физик һәм юридик шәхесләрдән 94 миллион сум акча күчкән”, - диелә хәбәрдә.
-
Саба районының Лесхоз бистәсендә мөселман сабантуе үтте
.