21 декабрь 2023 яңалыклары
-
Бүген Саба урта мәктәбендә паспорт тапшыру тантанасы булды
Бүген Саба урта мәктәбендә 14 яше тулган укучыларны Алдынгылар хәрәкәтенең «Без Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында тантаналы рәвештә тәбрик итеп, кулларына рәсми документ-паспорт тапшыру тантанасы булды.
-
АО «Транснефть — Прикамье» — лауреат республиканской премии «Добрый Татарстан»
АО «Транснефть — Прикамье» признано лауреатом республиканской премии в сфере добровольчества (волонтерства) «Добрый Татарстан» в номинации «Крупный бизнес». Торжественная церемония награждения победителей 2023 года прошла в г. Казани с участием министра по делам молодежи Республики Татарстан Рината Садыкова и первого заместителя министра промышленности и торговли РТ Родиона Карпова.
-
Бүген 21 декабрь - кышкы кояш торгынлыгы көне
Көн озынлыгы нибары 6 сәгать 59 минутны тәшкил итә.
-
Кичә Республика Төзелеш министрлыгында «Иң төзек торак пункт» конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр
Байлар Сабасы - архитектура төзелешен камилләштерү буенча актив эш алып барганы өчен; Мишә авыл җирлеге - халыкның төзекләндерүдә актив катнашуы өчен ТР Министрлар Кабинеты дипломнары белән бүләкләнделәр.
-
Урман хуҗалыгы министрлыгы рөхсәтсез чыршы кискән өчен штраф салу турында искәртте
Татарстан Республикасында ведомствоара «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды. Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын булдырмый калу максатларында урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән рәвештә патруль оештырылды. «Чыршы» («Ель») операциясе 2023 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
-
21 декабрьгә һава торышы
Бүген 21 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Җепшек кар һәм яңгыр явачак. Урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә җил көтелә.Бу хакта гидрометеорология үзәге хәбәр итә.