21 октябрь 2019 яңалыклары
-
ӘЛМӘТТӘ УКЫТУЧЫ БАЛАЛАРНЫҢ АВЫЗЫН СКОТЧ БЕЛӘН ЯБЫШТЫРГАН
Әлмәт шәһәренең 25нче номерлы мәктәбендә укытучы, сөйләшеп утырганнары өчен, беренче сыйныф балаларының авызын скотч белән ябыштырып куйган. Шулай ук, укытучы бер бала икенчесенең яңагын карандаш белән тишкәнне дә яшереп калдырган булырга мөмкин.
-
Цифрлы телевидениегә күчтек
Бу дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстан, шул исәптән Саба районы халкы өчен дә, истә калырлык вакыйга булды – республика (Россиянең тагын 21 төбәге белән бергә) цифрлы телевидениегә күчте, аналог эфир телевидениесе өзелде.
-
Бананның агулы булуын беләсезме?
Табиблар аның сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын белдерә
-
Цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация
Компенсация алу өчен документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк.
-
Диетологлар бөтенләй ашарга ярамаган ризыкларны атады
Чистартылган оннан әзерләнгән ризыклар шактый зыян салырга мөмкин.
-
Салават Фәтхетдинов гаиләсендәге шатлыклы вакыйга турында хәбәр итә
Халык артисты Салават Фәтхетдинов инстаграмда улы Рөстәмнең зур уңышы турында хәбәр итә
-
“Әни, син нигә килдең? Кит!”: Казанда “Икенче Горки” җинаятьчел төркем катнашучыларын хөкем итәләр - Интертат
Урлау, талау, янау. Казанның Идел буе судының гаепләнүчеләр эскәмиясендәге тугыз егет авыр җинаятьләрдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча алар барысы да “Икенче Горки” оештырылган җинаятьчел төркемендә (ОПГ) катнашкан. Ә гаепләнүчеләр үзләре һәм аларның туганнары бернинди дә җинаятьчел төркем булмаганын әйтә - аларның кайберләре хәтта бер-берсе белән таныш та түгел дип ышандыра. Яшүсмерләр оешкан җинаятьчел төркемнәргә ничек кереп китә? Бу хакта “Татар-информ”га психолог һәм элек бер группировкада йөргән ир-ат сөйләде.
-
Казанда "перехват": хокук бозучыны куганда ДПС машинасы әйләнеп капланган (ФОТО)
Казанда хокук бозган машина йөртүчене эзәрлекләгәндә ДПС машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.