20 февраль 2020 яңалыклары
-
Район-шәһәрләргә Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге тапшырыла алачак
«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
-
Рамил Шәмсетдиновка психиатр экспертизасы тәмамланган
Узган елның көзендә хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдиновка карата мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүе тәмамланган. Бу турыда Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Ura.ru басмасына әйткән.
-
Бүген район хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә Байлар Сабасында яшәүче Гөлсирин һәм Илшат Гайнуллиннарның өченче кыз баласын каршы алдык
Аларга 2020 нче ел башыннан аз керемле гаиләләргә бирелә торган махсус дәүләт бүләге тапшырылды.
-
Бүген, 20 нче февральдә "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең директоры, җитәкчебез Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкованың 60 яшьлек юбилее!
Ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Юбилеегыз котлы булсын!
-
Татарстан халкын өч көнлек ял көтә
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дүрт көнлек кыска эш атнасы булачак.