19 декабрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның мәдәният отличнигы, бик күп күкрәк билгеләре һәм лауреатлар иясе Рәйсә апа Имамиева үзенең 80 яшен билгели
Ул – фольклор галиме. Талантлы композитор. Милли өмет учагын саклаучы зыялы шәхес. Якташыбыз, мәдәният хезмәтенә 50 ел гомерен биргән, шул дәвер эчендә бик күп җырлар, шигырь, поэма, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән Рәйсә Билал кызы Имамиева турында бу сүзләрне республикабызның танылган композиторлары, язучы-галимнәре әйтә.
-
Грипп килә!
Быел кыш дөньяда соңгы унбиш елда күрелмәгән көчле грипп эпидемиясе күзәтеләчәк. Шушы көннәрдә Америка галимнәре шундый хәбәр белән “шатландырды”. Русиядә грипп афәте декабрь ахырында башланыр дип фараз ителә. Вирусның иң югары ноктасы гыйнвар уртасына туры киләчәк, дип кисәтә белгечләр.
-
Каникул: ялмы, бәламе? — «Ватаным Татарстан»
Әти-әниләр дә каникулны кыскартуны хупламый.
-
Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле
Татарстан буенча эчке эшләр министры юл-транспорт һәлакәте күпчелек очракта каршы як полосага чыгу аркасында булуын әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесенә автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.
-
7 декабрь көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында "Илһамият" сүз һәм вокал сәнгатьләренең Халыкара конкурс-фестивале узды [+фото]
Явлаштау мәдәният йорты каршындагы "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Ринат Шамилов "Сүз сәнгате" һәм "Вокал сәнгате" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
-
Татарстанда дүрт кеше машина белән боз астына төшеп киткән [+фото]
17 декабрь Минзәлә районында дүрт кеше боз астына төшеп киткән. Алар елгага автомобиль белән чыкканнар, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
-
Данир Сабировның концертыннан төнлә меңгә якын кеше эвакуацияләү сәбәбе билгеле (ВИДЕО)
Кичә кич Казанда «УНИКС» концертлар залы бинасыннан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Билгесез кеше телефоннан шалтыратып, бинага бомба куелу турында хәбәр иткән.
-
31 көнне ял итәчәкбезме? Ниһаять, билгеле булды! - Шәһри Казан
Рөстәм Миңнеханов халыкның соравын ишетеп, 31ен ял көне итү-итмәү мәсьәләсе буенча инстаграмда сораштыру уздырган иде.
-
17 декабрьдә Сатыш авылында “Вәлиәхмәт Ишан хәзрәт вафатының 100 еллыгы, Саба төбәгеннән чыккан галимнәребезне искә алу” темасына фәнни-гамәли конференция узды
17 декабрьдә Сатыш авылында “Саба укулары” фәнни-гамәли конференциясе булды.Конференция “Вәлиәхмәт Ишан хәзрәт вафатының 100 еллыгы, Саба төбәгеннән чыккан галимнәребезне искә алу” темасына үткәрелде.