18 сентябрь 2019 яңалыклары
-
25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.
-
Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк
Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.
-
Тимершык авыл хуҗалыгында бәрәңге уңышын алуга керештеләр
Бүгенге көндә 100гектарлык басуның 10 гектарында эш башкарылган.
-
ОСАГО өлкәсендәге реформадан соң тарифлар өч-дүрт тапкыр кимергә мөмкин
ОСАГО тарифларын исәпләүнең яңа системасына күчкәннән соң авариягә юлыкмыйча йөри торган шоферлар өчен полисның бәясе өч-дүрт тапкыр кимергә мөмкин. РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев Мәскәү финанс форумында шундый фаразлар китерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Теләче районы башлыгы үз теләге белән эш урыныннан киткән
Илдус Зарипов 2011 елның декабреннән бирле район башлыгы булган.
-
Татарстан стендчылары Европа чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләре буенча 8 медаль яулады
16 сентябрьдә Италиядә стендка ату буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге ярышлары тәмамланды. Ярышларның йомгаклау көнендә Татарстан атучылары мактау пьедесталының югары баскычына ике тапкыр күтәрелде.
-
Арчада зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган
Фаҗига Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында булган.
-
“Балам шундый фаҗигагә эләгер дип һич уйламый идем, шул хәтле авыр”
Сафина Гөлгенә Инсаф кызы Яр Чаллы шәһәренә медицина училищесына имтиханга китеп барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Кызның баш мие авыр җәрәхәтләр ала. Шуннан бирле ул аңсыз хәлдә. Ул үзе йөри дә, ашый да алмый. Гөлгенә төрле әгъзаларына тугыз операция кичергән инде. Үзе табиб булырга әзерләнеп йөргән 18 яшьлек кыз хәзер табиблар кулында.