18 март 2020 яңалыклары
-
Саба кибетләрендә кибет киштәләре буш дигән сүз - дөреслеккә туры килми! [+интервьюлар]
Соңгы көннәрнең иң шау-шу уяткан темасы, Кытай республикасыннан таралган Коронавирус һәм аңа бәйле рәвештә илдә игълан ителәчәк карантин турында булды. Халык шул сәбәпләрдән кибетләргә йөгереп, карантин вакытында өйдә тору хәстәрен кайгыртып азык запасы туплады. Билгеле инде бөтен кеше күпләп ала башлагач, күп кенә кибетләрнең товар киштәләре, складлары бушап калды.Ләкин бу һич кенә дә әйбер бетә , дигән сүз түгел әле
-
Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды
Республика үзендә җитештерү хисабына халыкны төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.
-
Нияз билбау көрәшен отты
Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда 13-15 март көннәрендә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үткәрелде. Россиянең 20гә якын төбәгеннән килгән 250дән артык көрәшче өч яшь категориясендә (13-14, 15-16, 17-18 яшьлекләр) көч сынашты.
-
Туган телне ярату мәктәпләрдә көчәя
Соңгы вакытта, ни кызганыч, татар теленең аралашу даирәсе кими. Шуңа барып җиттек, балалар бакчаларында да чаралар рус телендә уздырыла. Гәрчә анда рус милләтеннән бер бала да булмаса да. Милли телсез чаралар, мәктәптә, аннары уку йортына керү өчен русча имтиханнар. Мондый шартларга туган телне өйрәнү артык эшкә әйләнә. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
-
Путин прокуратура хезмәткәрләренә азык-төлеккә бәяләрне контрольгә алырга кушты
Россия Президенты Генераль прокуратура коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
-
Бариев: Конституциягә кертелгән төзәтмәләр ярдәмендә беренче тапкыр яшьләр искә алына
Төзәтмә Төп законның Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр турындагы 72нче маддәсенә кагылачак.
-
Авылда акча эшләп булымы?
Авылда яшәүчеләрнең күбесе соңгы елларда өйләрендә нәрсә дә булса җитештерү белән шөгыльләнә башладылар. Кайберәүләр аларны акчалары җитмәүдән шундый эшкә керешәләр дип уйлыйдыр бәлки. Анысын да кире кагып булмый. Әмма чынлыкта төп сәбәп — кешеләрдә эшмәкәрлек инстинкты уяну.
-
Әлки районында машина су тулы чокырга төшеп киткән [+видео]
Авария Юхмачы авылында булган.
-
Татарстанда 77 кешедә коронавирус авыруы булуы ихтимал
Ел башыннан бирле барлыгы 882 кеше булган.
-
«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2020 " XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре
17 март көнне Теләче мәдәният йортында эстрада сәнгатенең «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2020 " XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы булып узды. “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән” 111 укучы катнашты.
-
Мөнир Рахмаев әти булды
Әлмәт егете, танылган җырчы Мөнир Рахмаев гаиләсендә зур шатлык.