17 февраль 2025 яңалыклары
-
Бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды.
Анда ТР мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизян кызы, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы темасына сөйләштеләр.
-
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Дулкын” радиосы яңа бәйге игълан итә.
“Кадерле кешем” дип аталган шигъри бәйгедә һәммәгез дә катнаша аласыз.
-
2025 ел илебездә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан ителде.
“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Минем герой” дигән бәйге башланып китә.
-
До 2 800 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату до 2 800 000 рублей.
-
Байлар Сабасы егете Фидәрис Ганиевны авылдашлары һәм райондашлар һәрвакыт искә алалар.
Менә 10нчы тапкыр быел аның якты истәлегенә итекле хоккей турниры булып узды.