17 февраль 2024 яңалыклары
-
Шәмәрдән җирлегендә ханымнар хәрби хәрәкәтләрдәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән сетка үрәләр
Ул аларга танк һәм башка техникаларны каплау,дошманнан саклану өчен кирәк.
-
Студентларны кичке укуга күчермәкчеләр?
«Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында вуз һәм ссуз студентларын предприятиеләрдә эшләсеннәр өчен кичке укуларга күчерергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.
-
Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга үткән ел 2,5 млрд сум бүленде
2023 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Россия Федерациясе сәламәтек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын финанслау 2 487,88 млн сум тәшкил итте (РФ бюджетыннан – 1 989,68 млн сум, ТР бюджетыннан – 498,2 млн сум).