16 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Республикада муниципаль берәмлекләрдә эшләүчеләр арасында спорт ярышлары дәвам итә.
Бүген Саба районы, Сабантуй спорт комплексында бильярд ярышлары булып узды. Анда барысы 15 район катнашты.
-
Россия мәктәпләрендә яңа дәрес барлыкка килергә мөмкин
Киләсе елда мәктәп программасында яңа предмет – гаиләне алып барырга өйрәтү дәресләре барлыкка килергә мөмкин, дип белдергән Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина.
-
Чулпыч авыл зиратында өмә үткәрелде
Чулпыч авылы зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.
-
Кичә Республикада ветеринария өлкэсендэ цифрлы технологиялэрне үзләштерүгә багышланган Бөтенроссия семинары старт алды
Илнең 60 төбәгеннән килгән белгечләр эшлекле очрашуның беренче көнендә Биектау һәм Арча районнарында эшләп килүче алдынгы агрофирмаларда булып бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштылар.
-
Бүген Татарстанда яңгыр, кар, томан һәм бозлавык көтелә
Бүген, 16 ноябрьдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы фаразлана, дип кисәтә ТР Гидрометүзәге.