16 ноябрь 2018 яңалыклары
-
ЯКШӘМБЕДӘ САБАЛЫЛАРНЫ РЕФЕРЕНДУМ КӨТӘ
АГЫМДАГЫ ЕЛНЫҢ 18 НОЯБРЕНДӘ ҮЗЕ ЯШӘГӘН УРЫНДА ҖИРЛЕ ӘҺӘМИЯТКӘ ИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕҢ ХӘЛ ИТЕЛҮЕНӘ БИТАРАФ БУЛМАГАН САБА РАЙОНЫ ХАЛКЫ РЕФЕРЕНДУМГА БАРАЧАК. УНСИГЕЗ ЯШЕ ТУЛГАН 24500ДӘН АРТЫК КЕШЕНЕ 40 САЙЛАУ УЧАСТОГЫНДА КӨТӘЧӘКЛӘР. УЧАСТОКЛАР ИРТӘНГЕ 7дән 20 СӘГАТЬКӘ КАДӘР ЭШЛИ.
-
Гарәп илендә кияүдә: “Россиядән хатын алган өчен Аллаһының рәхмәте булсын сиңа, диделәр иремә”
"Татар-информ" хәбәрчесе гарәп иле Ливанда булып кайтты. Сәяхәтнамәнең икенче өлешен тәкъдим итәбез: Ливанда безнең кызларның язмышы, җирле халык белән мөнәсәбәтләре һәм тәм-томнар турында.
-
Үтереп баш сызлаганда нишләргә?[киңәшләр]
Баш үтереп сызлаганда, күзгә ак-кара күренми. Моның ничаклы авыр хәл икәнлеген үз башына төшкәннәр генә беләдер, мөгаен. Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә минең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле. Башка органнарыбыздагы тукымалар кебек, баш миен кан белән тәэмин итүче тамырлар да даими кайгыртуга, аеруча чистартуга мохтаҗ.
-
“Ни балаларны дөрес итеп тәрбияли алмадым, ни иремне сөяркәгә табынудан тотып кала алмадым”
– Тату-дус, мәхәббәт ялкыннары сирпеп торган гаилә идек без өйләнешкән елларда, – дип әйтеп куйды Илнара янәшәсендә утырган, инде күптәннән күрмәгән яшьлек дустына.
-
Кибеттән сатып алган җиләк-җимештә энәләр табылган
"Мин грушаны тешләдем һәм энә күреп алдым", - дип сөйләгән кибеттән җиләк-җимеш алып кайткан хатын.
-
Җәмгыять Минтимер Шәймиев: “Сәкинә белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык»
Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның сөекле хатыны Сәкинә Шәймиева мәңгелеккә күзләрен йомды.
-
Үзара салым буенча референдум авыл халкының тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк
Татарстан авылларында үзара салым акчасына юллар ремонтланды, парклар тәртипкә китерелде, диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе.
-
Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым вафат булган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде.
-
Минзәдәдә криминал: кыйнаганнар һәм автомобиль багажнигына салып, елгага төшереп җибәргәннәр
Татарстан Югары суды машинасы белән бергә йөртүчесен суга батырган дүрт кешегә җәзаны катгыйлаткан. Бу хакта Татарстан Югары суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Җирне сөйгән ир солтаны
УЛ ҺӘР КӨННЕ ТАҢ БЕЛЕНҮ БЕЛӘН УЯНА. ГОМЕР БУЕ КОЯШ БЕЛӘН БЕРГӘ ТОРЫРГА ГАДӘТЛӘНГӘН, БӨТЕН ГОМЕРЕН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНА БАГЫШЛАГАН РАИФ СӘМИГУЛЛА УЛЫ ШИҺАБИЕВНЫҢ БУ КӨННӘРДӘ ГОМЕР ЙОМГАКЛАРЫН ТӘГӘРӘТКӘН МӘЛЕ. ЮГАРЫ КАТЕГОРИЯЛЕ ҖИТӘКЧЕ, РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ АТКАЗАНГАН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЕ БЫЕЛ 70 НЧЕ КӨЗЕН КАРШЫЛЫЙ.
-
Татарстан наркологлары бер кап тәмәке бәясен 400-450 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте
Тәмәке бәясе Европа илләрендә кебек кыйммәт торса, бу начар гадәттән барлыкка килгән авыру очракларын киметеп булачак, ди табиблар.
-
Казан аэропортына исем сайлау өчен тавыш бирүдә Тукай беренчелеккә чыкты
"Казан" аэропорты исемен татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев исеме арасыннан сайлау бара.
-
"Ак барс" 0:5 исәбе белән ЦСКАга оттырды
Казанның "Ак барс" командасы "Татнефть-Арена"да узган очрашуда 0:5 исәбе белән ЦСКАга оттырды.
-
Хезмәт хакыңны ничек якларга?
Эшләгәнгә түләүнең күләме бер проблема булса, аз гына акчаңны да вакытында ала алмау икенче яктан үзәккә үтә.
-
Яңа елда һава торышы ничек булачак?
Синоптиклар салкыннарга әзерләнергә киңәш итә. Яңа ел төнендә шактый суык булыр, диләр алар. Гидрометүзәкнең лаборатория җитәкчесе Людмила Паршина белдерүенчә, Яңа ел төнендә –12°С, ә көндез –3°С, – 8°С булуы фаразлана.