16 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Гали кызы Кәримованы туган көне белән котладылар
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районы буенча социаль яклау бүлеге башлыгы Л. Н.Гайнетдинова һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Гали кызы Кәримованы 84 яшьлеге белән котладылар.
-
«Һөнәре буенча иң яхшысы»
Кичә ТР Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узды. Ярышлар 18 сентябрь, якшәмбе көнне Урман хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелде.