16 июль 2018 яңалыклары
-
“Казан-Арена” стадионында киләчәктә Татарстанның Спорт музее эшләячәк
Хәзерге вакытта Шамил Галиев исемендәге музейны Спорт сараеннан күчереп, мәйданнарын киңәйтү һәм яңа экспонатлар белән тулыландыру турында сүз бара.
-
Казанда Чемпионатның Җанатарлар фестиваленә 800 меңнән артык кеше килгән
Казандагы зона 11 шәһәр арасында иң зурларының берсе булган.
-
Казанда чүп-чарны аерым җыю савытларына рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язачаклар
Авиатөзелеш районында август башыннан сынау режимында чүп-чарны аерым җыю системасын гамәлгә кертәчәкләр.
-
Тимершык басуында сукачылар ярышы узды
Техника төзеклеге һәм куркынычсызлыгы буенча сынаулар төгәлләнде.
-
Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин
"Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора", - дигән Росия Олимпия комитеты башлыгы.
-
Тимершыкта балалар өчен аттракционнар
15июль көнне Тимершык мәдәният йорты территориясендә Саратов шәһәреннән килгән балалар аттракционнары хезмәт күрсәтте.
-
Сабада 48 мәчетнең баш бухгалтеры беренче тапкыр авыл көне уздыра
14 июльдә Саба районы Урта Нырты авылында авылдашлар җыены узды. Озак еллар авылда төпләнеп яшәгән кешеләр читкә киткән туганнары белән очрашты. Бәйрәмнең беренче өлеше җигүле атта бирнә җыю белән башланып китте. Һәр йорттагы гаилә белән таныштыргач, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр, ягъни гадәти Сабан туе башланды. Авыл көнен Сабан туеннан аерып тора торган билге – биредә һәр нигезнең тарихына, кешеләренең авыл өчен керткән өлешенә игътибар бирелә.
-
Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт: каен, мари, чия, артыш, имән пиннекләренең сере нидә?
«Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый. “Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда” диләр. Шуңа күрә, татар һәм керәшен халкы, гомер-гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән.
-
Сабада җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы куелган
Быел иң күп эшләүче укучылар саны буенча Саба гимназиясе лидерлык итә.
-
Тавык башыннан - ике сум. Кайбер районнарда йорт кошлары асраган өчен салым җыя башлаганнар
Татарстанның Азнакай районы авыл җирлекләре башлыклары тавык асраучылардан тавык башыннан 2 сум акча җыя башлаганнар.