16 апрель 2024 яңалыклары
-
Район мәдәният йортында җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Бүген район мәдәният йортында якынлашып килүче бәйрәмнәре уңаеннан җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, озак еллар намуслы хезмәт куйган үзидарә хезмәткәрләре рәхмәт хаты, мактау грамоталары белән бүләкләнде.
-
«Дулкын» радиосында «Җирлек турында-халыкка» дип аталган тапшырулар циклы старт алды
Шул уңайдан бүген студиябездә Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәнифулла улы Хаҗиев чыгыш ясады.
-
«Дулкын» радиосында «Китапханәче сүзе» тапшыруы эфирга чыкты.
«Дулкын» радиосында эфирга чыгучы «Китапханәче сүзе» тапшыруында Олы Шынар авылы китапханәчесе Гүзәл Сөләйманова катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum»да быел 16 меңнән артык кеше катнашачак
15 ел эчендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы үзен ислам илләре белән ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак танытты. Быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә узган оештыру комитеты утырышында Рөстәм Миңнеханов белдерде.
-
Байлар Сабасының күпфункцияле үзәге янында урнашкан бина тулы куәтенә эшли башлады
Биредә гражданнарның конституция белән ныгытылган хокукларын саклау өчен бушлай юридик хезмәт күрсәтү үзәге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе урнашкан.