15 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Республикада яман шештән үлүчеләр санын киметү өчен тугыз яңа онкология үзәге ачылачак
Татарстандагы онкология проблемасы турында РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
-
Пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен консультация пунктлары ачылган
Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, яңа һөнәрләргә укыту да каралган.
-
Салават кемгә матрац астына пычак тыгып йокларга куша?
Данир Сабиров яздырган видеоны карап, комментарийларны укыганнан соң, Салават абый малай таба алмый интегүчеләргә шулай эшләргә куша, дигән нәтиҗәгә килдек.
-
Бу шимбәдә кыш килә
Татарстанда бозлавыкка каршы көрәш өчен 12 мең тонна тоз әзерләп куйганнар.
-
“Кыйммәтле дарулардан баш тарту хәерле, аларның файдасы юк”. Хәләл ысуллар ярдәмендә дәвалану
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдис-шәрифендә: “Чир, дәва һәм шифа – бары тик Аллаhыдан. Чирен бирә икән, ул шифасын да бирәчәк. Әй адәм балалары, хәрам юл белән тәнгә шифа эзләргә ашыкмагыз”, - дигән. Шуңа күрә мөселманнар өчен хәләл ысуллар ярдәмендә дәвалану фарыз гамәлләрдән санала. Соңгы вакытта хәләл медицина дигән төшенчәне еш ишетергә туры килә, ләкин аның турында күбебез хәбәрдар түгел...
-
“Мәңгелек үлемсез Әлмәндәр”не искә алу кичәсе була
90 еллык бәйрәме ел азакларына туры килсә дә, 2018 ел халык йөрәгенә легендар Әлмәндәр булып уелып калган күренекле татар артисты Шәүкәт Биктимеров исеме белән башланып китте.
-
Сабада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләделәр
Уртак тырышлык белән һәр гектардан уртача 28,1 центнер уңыш җыйнап алынган, тулаем җыем 71716 тонна булган.
-
Санитарлар кыйнап үтергәнме?
Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомган арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә.