Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә 2,3 мең укучы бала яшь натуралист булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 30 ел дәвамында экологик белемнәрне арттыру белән шөгыльләнә. Ел саен экология дәресләре, төрле бәйгеләр һәм башка экологик чаралар үткәрелә. Әлеге юнәлештәге эшләр турында министр Александр Шадриков сөйләде.