14 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Бүген 14 сентябрь - сайлаулар көне. Безнең «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы журналистлары һәм операторлары иртәнге сәгать 7дән эш урыннарында.
Бу минутларда сайлау участокларыннан репортажлар әзерләнә, эфирга куела.
-
Сабабаш авылында яшәүче 100 яшьлек Тәкъмилә әби Халикова да бүген Республикабыз Рәисен сайлауда үз тавышын бирде.
Сабабаш авылында яшәүче 100 яшьлек Тәкъмилә әби Халикова да бүген Республикабыз Рәисен сайлауда үз тавышын бирде.
-
Саба район мәдәният йортында эшләүче 2482 нче номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 7 дә ишекләрен ачты һәм беренче сайлаучыларны кабул итә башлады.
Беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләр арасында Урта Саба авылында яшәүче Каюмовлар гаиләсе дә бар иде.
-
Бүген Республикабызда Бердәм тавыш бирү көне. Татарстаныбыз Рәисен сайлыйбыз. Саба халкы да әлеге сәяси мөһим вакыйгада һәрвакыт бердәм катнаша.
Район үзәгендәге Саба-Арена спорт мәктәбендә 2486нчы номерлы сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгать 8гә үк инде аның 14%ты килеп үз гражданлык бурычын үтәде.