14 март 2018 яңалыклары
-
Сабада чаңгы ярышлары үтәчәк [+положение]
17 нче март көнне Саба чаңгы юлында "Saba changi 18.03.2018".
-
Грипп һәм башка кискен респиратор-вирус чирләренә каршы профилактика
Саба районында узган атна белән чагыштырганда (05.03 буенча 11.03.2018) респиратор-вирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны 4 тапкырга арткан.
-
Татарстанда буран көтелә
Татарстан синоптиклары республикада буран, көчле җил турында кисәтә.
-
«Туганнарга чакырсалар да, бармадык, мунчада яшәп яттык»
Төрле авыру кичереп яки бала тапканда зыян килеп, якты кояш нурларын күрүдән мәхрүм калганнар, юл һәлакәтенә эләгеп, гарипләр арбасына утырырга мәҗбүр булганнар фаҗигасен бу кешеләр үзләре генә аңлый. Иртәгесен нәрсә көтәсен беребез дә белми, кызганычка каршы. Гомер иткән йорт-җире янып бетеп, бер мизгелдә урамда калучылар да шул хәлдә. Аллаһы Тәгалә...
-
Бала кадерен беләбезме? [гыйбрәт]
"Өйнең яме - бала белән", ди безнең халык. Әмма кайчак без балаларыбыз уйнап-көлеп йөргәндә, барысы да әйбәт булганда, аларның кадерен белмибез кебек. Ә бит арабызда бар гомерен, назын бары тик сабыена бүләк иткән әниләр дә күп. Бигрәк тә авыру баласын тәрбия кылучы аналарга сокланмый мөмкин түгел. //Ватаным Татарстан// Авыру баланың...
-
Сатыш авыл җирлегендә кышкы спартакиада [+фотолар]
11 март көнне 2018 нче елның Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада булды.
-
Саба районы хуҗалыкларына кукуруз орлыклары кайтару дәвам итә
Беренче буын гибридлары: Росс-130МВ-20 тн, Росс-199МВ-15 тн, Краснодарский-194МВ-25 тн.
-
Беренче мөселман каналын кайда һәм ничек карап була?
Татарстанның беренче мөселман каналы дин әһелләренең мөнбәре булачак. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. //Татар-информ// Бүген "Татар-информ" матбугат үзәгендә "Хозур ТВ" мөселман телеканалына багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм "Таттелеком"ның маркетинг буенча директоры Александр...
-
Чынны ялганнан аерырга: ни ашаганыгызны беләсезме?
"Органик авыл хуҗалыгы турында"гы закон игенчегә ни бирә? Закон кабул ителгәннән соң, кибет киштәләрендәге төрле ясалма азык-төлек, ялган продуктларның "чын йөзе" ачылырга тиеш, ди белгечләр. Һәрхәлдә, бүгенгедәй кибет киштәләрен яулап алган төрле фальсификатлар, уйдырма маркировкалар юкка чыгарылып, кибет киштәсендәге азык-төлекнең чыныннан ялганын аерып булачак. Закон нигезендә барлык җитештерелгән продукция сыйфат...
-
“Җир сәгате” акциясенә кушылыйк
Республикада 24 мартта 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр республикада «Җир сәгате» акциясе була.
-
Римма Никитина: Банкет саен тәкъдим ясыйлар, миллион да тәкъдим иткәннәре булды
Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, "Манзара" музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде.
-
Скончался британский физик Стивен Хокинг
Полностью парализованный Хокинг активно занимался наукой, преподавал, выступал с докладами, общаясь с миром с помощью компьютерного синтезатора речи.
-
2018 елда Татарстанда 2,4 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылачак
Җиде елда республикада 18 миллион 847 мең квадрат метр торак төзелгән.
-
"Дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!" - Шәһри Казан газетасы
«Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!» Чечняда кайнар кан коешлар барган чакка туры килә аның армиядә хезмәт...