Россиядә мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналарына бер айга өстәмә ял бирелергә мөмкин
Россиянең өчьяклы комиссиясенә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен өстәмә социаль гарантияләрне күздә тоткан федераль закон проекты кертелде. 13 сентябрьгә кадәр закон проектына карата рәсми җавап хөкүмәткә бирелергә тиеш. «Российская газета» язуынча, законның проекты редакция карамагында бар.