12 август 2019 яңалыклары
-
"Саба дулкыннары"ТРК се коллективы Казанда үтәчәк радиостанцияләр арасындагы волейбол ярышларында катнашачак
Чара Казанның пляж волейболы үзәгендә узачак.
-
WorldSkills Kazan чемпионаты мәйданчыклары 15 августка 100 процент әзер булачак
Хәзерге вакытта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясенә җиһазлар китерәләр һәм аларны тоташтыралар.
-
“Мин бу мәчеткә манара торгызганчыга кадәр ураза тотачакмын”. Мәчеткә манара куелганын көтеп, 63 ел ураза тоткан Галия әби тарихы
Төн. Таң атарга бераз вакыт бар әле... Кинәт, авыл халкы мәчет янына җыелыша, ниндидер адәмнәр йөри, мәш килеп нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Нәрсә соң бу, ник болай? Иртәнге намазны укырга дип җыелган авыл халкы, ни кызганыч, намазын укырга өлгерми кала...“Кисмәгез, манараны, кисмәгез!” – дип өзелеп елый Галия әби. Манараны торгызганчыга кадәр ураза тотарга сүз бирә ул. Тик, киредән манара күтәрелгәндә инде Галия әби вафат була. Буа районы Сарсаз авылындагы Галия әби белән булган аянычлы вакыйгаларны “Татар-информ” хәбәрчесе язмасында укыгыз.
-
Салаваттан сәхнәдән сөйләгән мәзәк өчен гафу үтенүен сорыйлар
Салават Фәтхетдиновның Казандагы 31 концертлар сезоны программасы бөтен кешегә дә ошап бетмәгән ахрысы. Җырчыны Камал театры сәхнәсеннән сөйләгән мәзәге өчен гафу үтенергә чакырганнар.
-
12 август - Рәсәйдә Хәрби-һава көчләре көне
12 августта безнең илдә Россиянең Хәрби-һава көчләре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә карата мөнәсәбәте булган барлык кешеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
“Каберемне 30 елдан казып карарсыз”
Кайчагында тормышта һич тә аңлашылмаган, гаҗәпкә калдыра торган хәлләр була. Андый могҗизаларның серен хәтта галимнәр дә аңлатып бирә алмый баш ваталар.
-
Оятсыз оныгы әбисен тагын пенсиясез калдырган...
Моннан бер ай чамасы элек Михайловка авылында ачка интегүче 84 яшьлек Тоня әби турында язып чыккан идек инде. Урамда елый-елый тузганак ашап утыручы әби яныннан очраклы гына узып баручы кыз ул чакта социаль челтәрләрдә чаң сукты.
-
Хәния Фәрхинең кызы беренче тапкыр әни булган
Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу бүген беренче тапкыр әни булган.