12 апрель 2023 яңалыклары
-
2023 нче ел-укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан «Саба дулкыннары» телевидениесендә тапшырулар циклы дәвам итә
Чираттагы сюжетыбыз герое- 28 ел буе балаларга белем һәм тәрбия бирүче Саба урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы-Миләүшә Әлфәт кызы Муратова. Аның хакында тапшыруны сез 14 апрель көнне 17 сәгать 30 минутта карый аласыз!
-
«Дулкын» радиосында китапханәче сүзе тапшыруы
Бүген «Дулкын» радиосының » Китапханәче сүзе» тапшыруында Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән модель авыл китапханәсе мөдире Лилия Сабитова һәм китапханәче Ләйсән Мөхәммәтжанова катнаштылар.
-
Татар эстрадасының яшь, шаян һәм популяр җырчысы, нәфис сүз остасы Рафис Калимуллин бүген “Дулкын” радиосында “Чын күңелдән” тапшыруында кунакта!
Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз сезне 18:00 сәгатьтә радиоалгычлар янында көтәбез.Тапшыру барышында эчкерсез әңгәмә, Рафисның күңел кылын чиртә торган сорауга-концертка билет уйнатабыз,кыскасы-тапшыруны тыңлагыз!
-
“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул”, -дигән бөек шагыйребез Габдулла Тукай
“Саба дулкыннары” телевидениясе сезне бу атнада халык талантларының берсе -Тимершык авылында яшәүче рәссам Марат Габдрәхимов һәм аның иҗаты белән таныштырачак.