12 февраль 2019 яңалыклары
-
Путинга Казанда яңартылган "Мәскәү" мәдәни үзәген тәкъдим иттеләр
Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен үзәк һәм ил төбәкләренең уртак эше кирәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты.
-
Быел пенсия алды яшенә җитү белешмәләре 130 татарстанлыга бирелгән
Пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен 2019 елдан республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.
-
Шекше авыл җирлегендә Миннислам Гомәров истәлегенә багышланган "Уйна, гармун" исемендәге район гармунчылары фестивале үтте
9нчы февраль көнне Шекше мәдәният йортында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге Республика фестивальләре лауреаты, тальянчы, авылдашыбыз Миннислам Гомәр улы Гомәров истәлегенә багышланган "Уйнагыз гармуннар!"-Якты бер моң.. дип исемләнгән зур районкүләм фестиваль-кичә оештырылды.
-
Татарстан Республикасының КВН юбилей фестивале
КФУның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасының КВН юбилей фестивале узды. Анда йөздән артык КВН командасы катнашты.
-
"Кыйнауларга түзеп яшәмәс идем”
Сания мәктәпне тәмамлауга Казанга килеп, шундагы заводларның берсенә эшкә урнаша. Ике ел эшләгәч, хезмәтен ошатмыйча, апасы белән җизнәсе янына Уфага китә, шунда эшкә керергә тели. Ләкин поезд бик озак баргач, әти белән әнине бер күрергә тилмерәчәкмен икән дип, апаларында бераз кунак булуга, туган ягына кайтып китә.
-
Таксист башы ниләр күрми: “бозык ирләр”, сәер хатын, читкә йөрүче түрә, тизлек яратучы судья хатыны, кич белән зиратка барган әби
Элек транспорт табу башны авырттырган мәсьәлә булса, хәзер бу хакта уйланмыйбыз да - такси бар бит. Таксист булып эшләүчеләр дә күп, күз ачып йомганчы килеп җитәләр. Таксистларга үз хезмәтләрен башкарганда кемнәрне генә йөртергә туры килми. Араларында “мөгез” чыгарырга яратучы пассажирлар да очрый. Таксистлар кызык һәм куркыныч хәлләргә тарырга мөмкин. “Интертат” таксистлардан шуны сорашты.