11 декабрь 2023 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары аномаль салкыннарга көчле җил өстәләчәге хакында кисәтте
Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, шулай ук аномаль салкыннар да саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Лесхоз урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән дәрес-очрашу
8 декабрь көнне Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Лесхоз урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән хокукый ярдәм, киләчәккә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, дәрес-очрашуда катнашты.
-
Россиядә илдән чыгуны тыйган вакытта чит ил паспортын тапшыру кагыйдәләре үз көченә керде
Россиядә илдән чыгу хокукы вакытлыча чикләнгән гражданнар өчен чит ил паспортын тапшыру кагыйдәләре үз көченә керде. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карары быелның 22 ноябрендә имзаланган һәм ул 11 декабрьдә үз көченә керде.
-
Саба районы командалары волейбол ярышларында призлы 2 нче урынны яулап кайтты
7-10 нчы декабрь көннәрендә, Апас районында, иң көчле ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында, В.Г. Махмудов истәлегенә багышланган волейбол ярышлары узды.
-
Хәерле кышкы иртәләр! Уңышлы эш атналары телибез!
Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Термометр баганасы -25 градуска җитәчәк. Бу хакта Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.Явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.