10 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
«Дулкын» радиосын тыңлаучылар игътибарына!
13 гыйнвар көнне кич 18 сәгать 30 минутта «Дулкын» радиосында «Җитәкче сүз ала» тапшыруы башланып китәчәк.
-
Юлбат авылында яшәүче Газутдинов Нуретдин Гиззетдин улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Газутдинов Нуретдин Гиззетдин улы 1935 елның 10 гыйнварында Юлбат авылында дөньяга килә. Гаиләдә икенче бала була. Бала чагы авыр елларга туры килә. Шуңа яшьтән кул арасына керә Нуретдин абый. Әтиләре сугышка киткәч әниләренә зур терәк була малайлар.
-
Байлар Сабасы халкы авыр кайгы кичерә.
Махсус хәрби операциядә 2024 елның 23 декабрь көнендә Альберт Нургали улы Фазлыйәхмәтов батырларча һәлак булды.
-
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Яңа ел каникуллары чорында Татарстан Республикасында мәдәни һәм массакүләм чаралар уздыру йомгаклары турында» брифинг булып үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Яңа ел каникуллары чорында Татарстан Республикасында мәдәни һәм массакүләм чаралар уздыру йомгаклары турында» брифинг булып үтте.
-
Урта Саба авылыннан Ренат Каюмов 2023 елның маенда махсус хәрби операциягә китә. Ренат штурмовой отрядта хезмәт итә.
Шушы вакыт эчендә ул 2 тапкыр туган йортында ялда була. Бүген дә ул әти-әнисе янында кунакта.
-
Тимершык авылына махсус хәрби операциядә катнашучы Фиркать Габдрахманов кыска вакытлы ялга кайтты.
Аны зур, тату гаиләсе бердәм булып каршы алды, улы Ислам әтисенең киемен дә киеп карады.