10 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгында эшләгән гражданнарга пенсия законнары яңалыклары
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә озак вакыт үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләгән затларның пенсияләре артты.
-
"Кешеләр кызык өчен шушы мәчет манарасына ау мылтыкларыннан атып уйныйлар иде"
Балык Бистәсе районында, Кама елгасыннан 10 чакрым ераклыкта гына урнашкан Олы Елга авылы беренче карашка башка татар авылларыннан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый кебек - мәктәп, мәдәният йорты, китапханә... Шул ук вакытта 800 кешелек авылның горурлык булырлык бинасы - 1879 елда агачтан төзелгән мәчете бар, анда әле дә намаз укыйлар.
-
“Ул беркайчан да авырмады, сәламәт, нык егет иде”: 25 яшьлек Рәдиф Гаязов үлемендә кем гаепле?
Казанда яшәүче 25 яшьлек егет сентябрь уртасында үзен начар хис итә башлый һәм шәһәрдәге бер хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аңа диагноз куялар, дәвалану билгелиләр, ә ике атнадан соң ул вафат була... тик бөтенләй башка авырудан. Якыннары табиблар егеттә инфаркт булу очрагын карамаганнар дип инана. Ә табиблар исә егет үзе хастаханәгә ятудан баш тартты дип ышандыра. Әлеге хәлне Тикшерү комитеты һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе тикшерә.