9 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы
6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, бадминтон һәм шахмат ярышларының Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында финал уеннары булып узды. Аерым алганда, йөзү ярышларында Саба районы командасы мактаулы икенче урынны алды. Йөзүдә безнең район данын Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы; Гәрәев Айдар Наил улы; Гыймадиев Айзат Рамил улы тәкъдим итте; Сиразутдинова Альбина Нәкыйп кызы, запас Фәрхетдинова Гүзәлия Әсхәт кызы, Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы.
-
“Ул куйган урам утлары якты булып яна, үзе генә юк. Авылыбыз белән елыйбыз”. Бадминтон уйнаганда авыл башлыгы вафат булган
Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләренең спартакидасы узды. Бадминтон уйнаганда Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин үзен начар хис итә башлый. Дежур торучы “ашыгыч ярдәм” бригадасы аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Аңа операция ясарга уйлыйлар, тик йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булганга күрә, гомерен саклап калырга өлгермиләр. Ул хастаханәгә барып җиткәнче вафат була. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.