9 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Р.Миңнеханов Путинга һәм Назарбаевка Татарстанның туристлык мөмкинлекләре хакында сөйләде
Татарстан Президенты дәүләт башлыкларына Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.
-
Быел Татарстанда 36 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән
Эш башлаучы кооперативларның һәркайсына 5 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган.
-
Җырчы Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә
Казандагы концерт барышында Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.
-
Мамадышта яшәүче Артур: “Ел саен буем кими, хәзер 1 метр да 3 сантиметрга калдым”
Мамадыш районында бик тә үзенчәлекле кеше яши. Керәшен егете Артур Афанасьевка 29 яшь. Буе ун ел элек метр да 15 сантиметр булган. “Ел саен кыскарам, менә быел метр да 3 сантиметрга гына калдым”, – ди ул. Аның авырлыгы хәзер 32 килограмм. Әмма төшеп калган егет түгел Артур - ут яндырып яши.
-
“Балам миһербансыз булды. Картлык көнемдә җәфаланам”
Балалар мәйданчыгы янындагы 5 катлы йорттан еш кына шау-шу, сүгенү сүзләре ишетелә. Ә беркөнне подъезд янындагы эскәмиядә елап утырган карчыкка юлыктым. Карчык үзе мөселманча киенгән. Яшьле күзләрен еракка төбәп, полиция көтә икән. Мин аның яныннан битараф кына үтеп китә алмадым.
-
Шәфәгать Салиховның төпчек кызы Миләүшә: “Әти белән соңгы сөйләшүне онытырга мөмкин түгел"
Танылган баянчы Шәфәгать Салиховның вафатыннан соң, 31 октябрь көнне, миңа композитор, җырчы Гөлназ Закированың иҗат кичәсендә булырга туры килде. Шунда сәхнә артында йөргәндә, Шәфәгать абыйның төпчек кызы Миләүшәне күреп алдым. Интервью бирүен сорадым. Кем турында сорячагымны сизендеме - килеп эшдәшүем булды, Миләүшә елап җибәрде...
-
Фирдүс Тямаев Хәния Фәрхигә багышлап җыр язган (ВИДЕО)
Фирдүс Тямаев Башкортстанның Тәтешле районында концерт куйган. Анда ул Хәния Фәрхигә багышлап язган өр-яңа җырын җырлап күрсәтә. Артист башкаруындагы “Ач күзеңне, китмә, ташлама” җыры халык күңеленә бик хуш килгән
-
“Минем малайга бакчада ник урын юк?”
Олы улыма яшь ярым булгач, бала караучысыз калдым. Аңа ике ай тулуга ук эшкә чыккан идем. Әнкәй: “Сагынам, үз авылыма кайтарыгыз, теләсәгез баланы да алып китеп карармын”, — дип көйсезләнде. Сарманда бикле торган үз йорты өчен дә борчылгандыр инде. Шулай итеп, баланы күкрәктән аерырга туры килде. Югыйсә, ике яшькә кадәр имезергә иде исәбем.
-
Мәрхүм Шәфәгать Салиховның инстаграмын кем алып бара?
Танылган баянчы Шәфәгать Салиховның вафатыннан соң аның инстаграмдагы аккаунты туктап калмады. Аккаунтка берничә фото өстәлгән. Әтисенең инстаграмын хәзер аның кызы Миләүшә алып бара икән.
-
2018 елда 2 меңләп Татарстан гаиләсе социаль ипотека торагы алды
Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең гаиләне торак белән тәэмин итте.
-
"Шәһәрчеләр" - Рөстәм Зиннуров: “Киләчәктә татарлар “Сейчас поешь и спать, яме” кебек җөмләләр белән генә сөйләшерләр дип куркам"
Минзәлә театрының яшь артисты, “Кече шәһәр театрлары” бөтенроссия премиясе лауреаты Рөстәм Зиннуровны “Шәһәрчеләр” проектына алуыбыз – аның кебек меңләгән ирекле татар яшьләре барлыгын күрсәтү. Алар штампларга бирешмичә үз ирекле дөньяларын булдырырга тырышалар. Андыйларны татар дөньясыннан читләштерсәк, алар башкаларның байлыгы булырга мөмкин.
-
Алкасы бар, ловушкасы юк: "татарча хоккей"га бер ел булды
Телевидениедә хоккей уеннарын татарча шәрехли башлауга 1 ел булды. Башланып киткәндә ул тарихи бер адым итеп кабул ителгән иде. Бу вакыйгага катышы булган кешеләр "татарча хоккейның" беренче юбилеена нәтиҗә ясый.
-
Данир Сабиров: Яшисе килмәгән чак булды
"Данир Сабиров — иң талантлы укучыларымның берсе”, — ди җырчы Салават Фәтхетдинов. Чыннан да, ул — күпкырлы сәләт иясе: оста пародист, алып баручы, шәп биюче һәм җырчы да...
-
“Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Иремнең гөнаһлары өчен түлибез”
Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Матур гына тормыш көткәндә, газиз иремне югалттым. Ике кызыбыз үсеп буйга җиткән чак. Олысы Айсылуның чыгарылыш кичәсен уздырырга йөрибез. Кызыма матур күлмәк тә алырга өлгердек. Кичтән чәчләрен ясатырга сөйләшеп куйдык. Тик иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды.
-
«Хөкүмәттән көтеп утыра торган заман узды»
Яшьләр авылда калмый, дибез. Яшәргә һәм эшләргә шартлар тудырылса нишләп калмасын?! Хәтта шәһәрне дә ташлап кайтырга риза алар. Агач нинди генә биек үссә дә, тамыры җирдә булган кебек, күбебезнең кечкенә ватаны район-авылларда бит.