9 апрель 2025 яңалыклары
-
06 апрель көнне Сабабабш авыл клубында авыл халкы өчен,язны каршы алу кышны озату “Яз килә,яз килә! Яз бәйрәме Нәүрүз килә” дип аталган бәйрәм оештырылды.
Бәйрәм клуб хезмәткәренең котлау сүзләре белән башланып китте,күңелле уеннар авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышының Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды!
Геройлар, аларның әтиләре, һәм батырлыклары белән танышу максатында 7 апрельдә Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән әлеге фотокүргәзмәдә булдылар.
-
Бүген, 9 апрельдә, Татарстанда болытлы, дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Яңгыр, урыны белән юеш кар булыр дип фаразлана (Казанда сизелерлек явым-төшем көтелми). Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 8-13 метрдан 20 метрга кадәр, ә төбәкнең аерым районнарында секундына 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер көнбатыш районнарда иртән бозлавык булуы ихтимал.
-
От 2 500 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы!