8 июнь 2017 яңалыклары
-
Башкортстанда давыл котырган [+видео]
Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Соңгы көннәрдә ил буйлап давыл котыра, яшенле яңгырлар ява. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә һөҗүм иткән гарасат 16 кешенең гомерен өзде. Йөзләгән ауган агач-куаклар, ватылган-җимерелгән машиналар, җәмәгать транспорты тыгыннары - урамнарның өсте аска килде. Синоптиклар җимергеч давыл килми дип тынычландырса да, Башкортстанда да көчле җил өермәсе котырган....
-
Татарстаннан озатылган солдат поезддан сикереп реанимациягә эләккән
Фаҗига 4 июнь көнне хәрби эшелон хәрәкәте юлында - Уссурийск станциясендә булган. Татарстаннан алынган 18 яшьлек егет вагоннан сикереп төшкән. Ул авыр хәлдә Читаның хәрби госпиталенә озатылган. Табиблар, егет реанимациядә ятуга карамастан, аның хәлен тотрыклы, дип бәяли. Солдатның әнисе исә диагнозларның дөрес куелмавына шикләнә. Хәзер бу хәлне Татарстанның Тикшерү комитеты,...
-
8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне
Бу көн Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла.
-
"Халкың? Ә ул бүген һәрбер чатта, әнә, исәплидер синең "биштәр хакы"н" - Ландыш Габдрахманова Илфак Шиһаповка багышлап ШИГЫРЬ язган
Шагыйрә Ландыш Габдрахманова Илфак Шиһапов белән дус иде. Шуңадыр да Илфакның үлеме шигъри юлларга ятмый калмагандыр. "Иңемә биштәрне салып мин юлга чыгам бүген..." Илфак Шиһаповның әлеге юллары шигырьгә эпиграф итеп алынган.
-
Салаватның әнисе Тәкълимә Фәтхетдинова: «Салават әни белән без бертуганнар, ди»
Салават Фәтхетдиновның әнисе - Тәкълимә апа шушы көннәрдә туган көнен билгели, аңа 86 яшь тула. Эстраданың мэтрын үстергән ананы без дә шалтыратып котладык.
-
Укучысы белән сугышкан укытучы Мөнир Зарипов "Таяну ноктасы"нда үз позициясен аңлатты [+видео]
Саба районы Шәмәрдән лицеенда зур гауга чыкты. Анда хезмәт дәресе барышында укытучы белән укучы сугышкан.