Явлаштау мәдәният йортында "Саба дулкыннары", "Саба таңнары" коллективы һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "Буыннар чылбыры" дип аталган шәп концерт күрсәттеләр.
Чара ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгына багышланды.