8 февраль 2019 яңалыклары
-
Путин Казанга киләме?
Студентлар арасында тәрбия эшен арттырмакчылар. Зәй ГРЭсының киләчәге мәсьәләсендә исә әлегә ачыклык юк. Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова киләсе атнада Казанда Илбашын көтәргәме-юкмы дигән сорауга да анык кына җавап бирмәде.
-
Районыбызның чираттагы уңышы
Өченчекөн Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Соколов катнашты.
-
Аксубайда бала тудыру йорты ябык: "Өйдә бала таптыручы кендек әбиләр барлыкка килер дип куркам"
26 гыйнвар көнне Аксубайда бала тудыру йорты вакытлыча ябылган. Акушер-гинеколог Алсу Ключникова-Гапсәләпованың үлеме белән бәйле рәвештә, шушы чарага барганнар. Бәбиләү вакыты җиткән хатын-кызлар бүген Чистай, я Нурлатка барырга мәҗбүр. Проблемалы очракларда Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә озаталар. “Интертат” читкә барып бәбиләргә мәҗбүр булган гүзәл затлар белән аралашты, вәзгыятьнең кайчан үзгәрәчәген ачыкларга тырышты.
-
Шоколадлы һәм бананлы коймак
Сез дә шулай коймакларны төрләндерергә яратасызмы? Без гел төрләндерәбез. Я чүпрә салып әчетеп , я кефир белән бермә-бер сөт салып, я бүгенге кебек эченә шоколад, банан салып пешерәбез.
-
Россиядә НДС күтәрелгәннән соң Россиядә инфляция 5 процентка кадәр арткан
Үзәк банк инфляция 2019 елның язында максималь дәрәҗәгә җитәчәк дип фаразлый.
-
Балтач-Шәмәрдән трассасында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл кырыена төшеп киткән фураны тартып чыгарырга булышкан
Йөк машинасы шоферы, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән.
-
Укытучыларның хезмәт хакы артачакмы? Рафис Борһанов белән ИНТЕРВЬЮ
Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында телнең беренче чиратта гаиләдә сакланырга тиешлеге, ана телен укытудагы яңа методикалар, укытучыларга хезмәт хакларын арттыру, БДИ турында тәнкыйтьләүчеләрнең нәрсәдә ялгышуы, милли педагогика институты, мәктәпләрдә балаларны сыйныфташлары кимсетмәс өчен нишләргә кирәклеге һәм татар милли стратегиясендә булырга тиешле пунктлар турында сөйләде.
-
Татарстанда 2006 елда юкка чыккан хатынны базда туракланган килеш тапканнар
Татарстанда бер гаражның базында юкка чыккан йорт хуҗабикәсенең пакетка салынган сөякләрен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.