6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
“Иң яхшы комбайнчы-2017” лидерлары мәгълүм — исемлек
Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашкан алдынгы комбайнчыларга 100әр мең сум премия тапшыруы хакында игълан иткән иде.
-
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә балаларның дәрестән соң вакытларын оештыру максатыннан 9 түгәрәк эшлиячәк
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә балаларның дәрестән соң вакытларын оештыру максатыннан 9 түгәрәк эшлиячәк. Бүген "Вокал", "Флорбол", "Туган якны өйрәнү" түгәрәкләре үз эшләрен башлап җибәрделәр.
-
Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен 15 сентябрьгә төгәлләү планлаштырылган, дип белдерде.
-
Казанда “Салават күпере” микрорайонында 255 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды
Яңа йортка - социаль ипотека буенча фатир алган, авария хәлендәге торакта яшәүчеләр һәм яшь гаиләләр күчте.
-
Быел Татарстанда иң күп уңыш җыйган районнар мәгълүм — исемлек
Республикада 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә.
-
Гөлназ Асаева Уфадагы җәнҗал турында: “Мин – кызу канлы кеше”
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты.
-
Татар теленә яңа һөҗүм: мәктәпләрдә телне кыскартмагайлары
Татар мәктәпләре кими бара, дип чаң суккан булабыз без. Бу - кичәге көн проблемасы инде. Бүгенгенеке күпкә җитдирәк. Мәктәпләрдә азмы-күпме сакланып калган татар телен бөтенләй юкка чыгару юнәлешендә эш алып барыла башлады. Июль аенда Йошкар-Олага милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышына килгәч, Русия Президенты Владимир Путин: «Кешегә туган теле булмаган телне...
-
Арча фаҗигасе: “Өеннән 40 адым гына китәргә өлгергән, поезд бәреп, җан биргән”
Кеше иртән-иртүк тора һәм эшкә ашыга, аннан кайтып ята да иртәгесен тагын шул ук хәл. Арча районы Кәче авылынды яшәүче Ринат абый Нуриев та бүген таң караңгылыгын ерып, иртәнге биштә поезд платформасына юл тота.
-
Саба районында коткаручылар 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр
Шәмәрдән авылында яшәгән ир-ат карьер янында гөмбә җыярга китеп югалган.
-
6 сентябрьгә йолдызнамә (Гороскоп на 6 сентября для всех знаков зодиака)
Гороскоп на 6 сентября 2017 Овен Сегодня неплохо заняться каким-нибудь творчеством. Сосредоточиться на текущих делах вам будет сложно, а вот порисовать, или написать что-нибудь - пожалуйста. При этом тягу к творчеству вполне можно совместить с чем-нибудь полезным. Например, заняться дизайном собственной квартиры, а заодно и сделать уборку в доме. Гороскоп...
-
Саба районында ТРсы янгын сүндерү дәүләт казна учреждениесе конкурс үткәрде [фоторепортаж]
-
Рөстәм Миңнеханов: Халыкара мөселман киносы фестивален озын иҗади гомер көтүенә ышанам
Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы узды.
-
«Яратасыңмы дип Фәнүзәдән сорап торучы булмады, кияүгә бирделәр» [гыйбрәт өчен]
Якынын югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, аннары әкренләп утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе - гомерлеккә җанда сызларга кала диләр. //Себерке//
-
Габделхәй Биктаһиров: "Хәния төшемә ярдәм сорап керде..."
Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеменә 7 сентябрьдә 40 көн була. Әлфия Авзалованың кырыгы көнне - 27 июльдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты вакытсыз арабыздан китте. Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә һаман да ышанасы килми.