6 июль 2022 яңалыклары
-
Индонезиядә яшәүче Фәридә Идрисова татарча өйрәтә торган видеолар ясый
Түбән Тагилда туып-үскән, хәзер Индонезиядә яшәүче Фәридә Идрисова үзе татар телен өйрәнеп, видеолар ясый башлаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, моңа кадәр ул татарча «юк,» «рәхмәт» сүзләреннән башка берни дә белмәгән. «Балачакта туган телне бөтенләй белми идем, әти-әни татар телен белүчеләр булса да (алар Лениногорск районының Зәй-Каратай авылыннан). Алар үзләре мәктәпләрдә һәм институтларда тел белән интеккәннәр күрәсең, апам белән мине сакларга булганнар, һәм безнең белән русча гына сөйләшкәннәр», – ди ул үзе турында.
-
Яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтармакчы булалар
Грант Татарстанда 2011 елдан гамәлгә ашырылган һәм беренче өч елда яшь педагогның хезмәт хакына ай саен 10 мең сум өстәүне күздә тоткан.
-
«Идел Online» YouTube каналында яңа видео
«Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.
-
Работники АО «Транснефть – Прикамье» приняли участие в сдаче нормативов ГТО
Работники АО «Транснефть – Прикамье» приняли участие в сдаче нормативов Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО). Тестирование проходило в г. Казани на базе стадиона «Трудовые резервы».
-
Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли
Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин. Тулырак: http://saby-rt.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/ak-bars-bank-r-nrsg-d-10-superkeshbek-ispli