6 февраль 2019 яңалыклары
-
Кызым йортыбызга килен булып кайтты
Бу дөньяда нинди генә гаҗәп хәлләр юк икән! Гәзит битләрендәге гыйбрәтләрне укыйм да, күңелемдәге хатирәләр кат-кат яңара. Моңарчы бер генә көн дә рәхәт күрмичә яшәгән кеше мин. Артка борылып карасаң, күпме еллар узган, гомер көзенә атлыйм. Әмма бүгенге тормышым яшәргә көч бирә.
-
Ризат Рамазанов: “Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”
Ризат Рамазанов бер концерттан соң булган очракны белгәч: “Без Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”, ди
-
Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк
Моның өчен республика бюджетыннан 391 млн сум бирелгән.
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Казанның спорт үзәгендә бадминтон уйнады
Көн саен Казанда Бадминтон үзәге секциясенә өч йөздән артык бала йөри, шулай ук биредә республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уза.
-
Никләр генә шулай булды икән, алтыным?" Апас районындагы өч яшьлек сабый янгында һәлак булган
Апас районы авылларының берсендә яшәүче гаиләдә беренче февраль көнне зур фаҗига була. Өч яшьлек төпчек уллары өйдә берүзе кала, шырпы белән уйный башлый һәм, үзе дә сизмәстән, янгын чыгара. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе авыл халкы һәм бу гаиләне белгән кешеләр белән аралашып сөйләште.
-
Куркыныч диагноз куйганда, аңа 18 яшь була. Бүген аңа 40 һәм ул яшәргә тели
«Наталья, безнең клиника сезгә эвтаназия ясарга риза» дигән сүзләрне укыгач, Улан-Удэда яшәүче 18 яшьлек Андрей Антонов, хатның кемгә җибәрелгәнен шунда ук аңлый. Компьютер почтасындагы хатны Швейцария сырхауханәсе әнисе Натальяга җибәргән.
-
Татарстанда күршеләре 13 яшьлек баланы көчләүдән коткара
Күршедә яшәүче 13 яшьлек кызга яман ният белән бәйләнгән ир-атны күршеләре тоткан, дип хәбәр итә «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.