5 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Узган елгы запаслар күп булу сәбәпле, Татарстанда ашлык сатып алу бәясе төште
Узган елгы ашлык запасы мул булу сәбәпле, иген культураларына сатып алу бәяләре төште. Татарстанда узган ел алынган уңышның 600 мең тоннасы саклана. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
-
4 сентябрь конне «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында район яшьләре белән Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервы вәкилләре очрашуы булды
Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Марат Кәримов чыгыш ясады.
-
АО «Транснефть — Прикамье» подключило участок нефтепровода после реконструкции
АО «Транснефть — Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированного участка магистрального нефтепровода (МН) Усть — Балык — Курган — Уфа — Альметьевск, проходящего через автомобильную дорогу Азнакаево — Ютаза — М-5 в Татарстане.
-
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасы халыкка җир пайлары өчен ашлык бирә башлады
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасы халыкка җир пайлары өчен ашлык бирә башлады.
-
Татарстанда мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды
Татарстанда Россия кулланучылар күзәтчелегенең мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линиясе эшли башлады. Белгечләр белән 15 сентябрьгә кадәр киңәшергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
-
Олы Арташ авылында суүткәргеч торбаларны төзекләндерү эше бара
Олы Арташ авылында суүткәргеч торбаларны төзекләндерү эше бара.
-
Татарстанда җылы һава торышы сакланачак, әмма кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак
Бүген республикада җылы һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар узачак, көндез кайбер районнарда яшен көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.