5 апрель 2019 яңалыклары
-
Нишләтәләр сине, авыл?
Үз гомерендә нинди генә үзгәрешләрне, җитәкчелекнең нинди генә формаларын күрмәде мескен авыл. Куштылар да, аердылар да, колхозга берләштерделәр, таркаттылар... Бер чорда инвесторлар кулына тапшырып, аларга бик күп уңайлыклар булдырдылар. Башта ниндидер өмет белән әйтелгән бу сүз тора-бара бөтенләй башка мәгънә алды.
-
Фирдүс Тямаевның яңа клибыннан өзек интернетта бәхәс тудырды (ФОТО, ВИДЕО)
Берничә көн элек җырчы Фирдус Тямаев инстаграмына «Бөгелә талым» җырына клиптан өзек куйга. Клип мәхәббәт турында. Ләкин анда Фирдүснең хәләл җефете түгел, башка бер кыз төшкән. Әлеге өзеккә халыкның рекциясе бик сәер булган. Күпләр видео астында Фирдүс дуска шелтә белдерә: Хатының була торып, башка кызлар белән кочаклашып йөрисең икән диләр. Кызга да шактый эләккән.
-
Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады
Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.
-
Саба районы китапханәчеләре "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә булып, "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар
3 апрель көнне Саба районы китапханәчеләре "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә булып, "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар.
-
Модельле китапханәләр булдыру өчен Татарстанга 1 млн сум акча бирәчәкләр
Проектны гамәлгә ашыру өчен 38 төбәккә барысы 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
-
111 яшькә җитәр өчен ничек яшәргә?
Бөек Британиянең иң өлкән кешесе — 111 яшьлек Боб Уэйтон (Bob Weighton) озак яшәү серен әйткән. «Үлемнән ничек тә качарга кирәк», дигән бу бабай.
-
Яшел смузи
Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан яшел смузи рецептын тәкъдим итәбез.
-
Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары һәм ИП арасында волейбол буенча ир-ат командалары арасында 2019 ел сезонынын чемпионаты
2019 елның 3 апрелендә МБУ «Спорт комплекс» та 19:00 сәгатьтә Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионаты узды.
-
«Оныттылар дип уйлама, зират кырыеннан узганда дога кылып китәм» - бүген Илфак Шиһаповка 51 яшь тулган булыр иде
Бүген 5 апрель көнне дустыбыз һәм каләмдәшебез Илфак Шиһаповка 51 яшь тулган булыр иде. Нибары. Яшь чак, егет чак, югыйсә. Әмма инде 2 ел була... Илфак арабызда юк. "Илфак! Яшьтәшебез безнең! Оныттылар дип уйлама. Авылга кайтканда, атна саен зират кырыеннан узганда дога кылып китәм!" - дип язган Нурания Хәлиуллина. Без дә онытмадык. Без дә догада.
-
Федерация Советы өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 50шәр мең сум түләргә тәкъдим итә
Федерация Советының Парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе Андрей Кутепов шундый инициатива белән чыкты.