4 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстан хакимияте эшләми торган көннәрне 7 ноябрьдән соң озайтмаска карар кылды
Шул ук вакытта республикада элегрәк кайбер объектлар эшенә кертелгән катгый чикләүләр һәм тыюлар, тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыюлар санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
«Милли телләрне, мәдәни һәм дини гореф-гадәтләрне саклап һәм үстереп, бай тарихыбызны өйрәнеп, без күптөрлелектән бердәмлеккә, бербөтенлеккә омтылабыз, үткәнебезне данга күмеп кенә калмыйча, киләчәгебезне дә төзибез», - ди Татарстан Президенты.
-
Вакцинация сертификатының гамәлдә булу вакытын киметергә тәкъдим ителде
Эпидемиологик вазгыять начараю сәбәпле, илдә 30 октябрьдән эшләми торган көннәр режимы кертелде.