3 апрель 2023 яңалыклары
-
Киләсе атнага синоптиклар +17 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Саба районы Лесхоз бистәсендәге «Нарат» боз сараенда фигуралы шуу буенча район чемпионаты тәмамланды
Яшьләребез бу төр спортка да бик теләп тартыла.Куңел шуңа сөенә.
-
1 апрель көнне Тимершык авылы мәдәният йортында «Милләт яме - йола -бәйрәмнәрдә»дип аталган, район конкурсы кысаларында, бик күңелле кичә булды
Анда безнең «Саба дулкыннары» ТРКсе «Саба таңнары» һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Солдатка озату кичәсе»н сәхнәләштерде. Тамашачыларның көчле алкышлары күңелләребезгә рәхәтлек хисләре бирде. Тулы вариантны сез «Саба дулкыннары» телевидениесендә 5 апрель көнне 17 сәгать 30 минутта күрә алырсыз.
-
Хатын-кызлар арасында волейбол ярышларының район этабы тәмамланды
1 урында Шәмәрдәннең»Яшьлек» командасы, 2 урында «Саба-Арена» спорт мәктәбе,3 урында»Олимп»спорт комплексы,4 урында Саба муниципаль районы командасы.Җиңүче коллективларны котлыйбыз.