Казанда халыкара олимпиадаларда җиңүче мәктәп укучыларына премияләр түләнәчәк
Татарстан башкаласында быел да, узган елдагы кебек үк, гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда Россия җыелма командалары составында җиңгән укучыларны һәм аларның шәһәр мәктәпләре педагоглары арасыннан остазларын бүләкләячәкләр.