1 ноябрь 2018 яңалыклары
-
"Дулкын" радиосында Иске Икшермә мәдәният йортында эшләп килүче "Сударушки" вокаль ансамбле чыгыш ясады
.
-
Саба районында Әлмәндәр ролен 33 ел уйнаган артистны искә алдылар
Ш.Биктимеровның сәхнәдә уйнамыйча уйный торган актер булуын, якты күңелле, ихласлылыгы билгеләп үтелде.
-
"Саба дулкыннары" нда кунакта Байлар Сабасы гимназиясенең 2а сыйныфы укучылары
Укытучылары Муратова Миляуша Альфатовна.
-
Казанда бер ир-атны кадап үтергәннәр
Бу ир-атның ботына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар, ул үзе канны туктатмакчы булган.
-
Татарстанда төзекләндерелгән көллият һәм техникумнарның саны ел ахырына 48гә җитәчәк
2018 елда 11 техникум һәм көллиятне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 681 миллион сум акча бүленгән.
-
Кара көннәрдә
Саба районында 1919 елда ук башланып киткән репрессияне сыйнфый көрәш белән бәйләсәк тә, 1930 елларда нахакка гаепләнгән 710 кешене бернинди сыйнфый көрәш белән дә аңлатып булмый.
-
Рөстәм Миңнехановның Дубайда нишләп йөрүе видеода күренә
Бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Дубайда GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммитында катнаша. Татарстан Президенты ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен махсус бүләккә лаек булды.
-
"Күпләр монда ял паркы булачак дигән гайбәт сүзләр тараткан": Мөслим зиратына ни өчен техника керткәннәр?
Мөслимнең Кооперативная урамында урнашкан зиратны “тәртипкә” китерәләр. Биредә район җитәкчелеге территорияне ком белән тигезләттерү, газон җәю һәм яңа койма тоту белән шөгыльләнә. Тик җирле халык “рәхмәт” дип баш ияргә ашыкмый, киресенчә, бу хәрәкәт күпләрдә ризасызлык уяткан. Район халкы кабер өсләреннән техника йөрүдән зарлана. Районда "зират урынында ял паркы була" дигән сүз таралган.
-
"Почему зуратайка такой злой, страшный? Нас не любит?" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
Олы кешенең шул инде аның: танышлар очрап исәнлек-саулык сорашкач, балалар, оныклар турында әңгәмәләшергә тотынасың. Балалар мәктәптә бер сыйныфта укыган булса, ул ата-ана туганыңа ук әйләнә.
-
«Яңа туган баланың һәркайсына – ана капиталы»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт» берләшмәсе, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясе һәм «Ныклы гаилә» иҗтимагый советы вәкилләренең бергәләшеп үткәргән утырышында чыгыш ясаучы «Татарстанның күп балалы гаиләләре» региональ оешмасы рәисе Артем Кузнецов демографияне яхшырту һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту турында сөйләгәндә уены-чыны бергә, шулай дип белдерде.
-
"Өлкәннәр көне дигән ясалма бәйрәм моңсулыгы таралырга да өлгерми, Инвалидлар ункөнлеге дип шаулаша башлыйлар"
Октябрь ае елдагыча Өлкәннәр көне белән башланып китте. Атыла-бәрелә, абына-сөртенә алга чапкан дөнья беркавем тизләнешен акрынайткан сыман булып, кинәт кенә исенә төшкәндәй, өлкәннәргә ябырылды.