1 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Бүген, "Игътибар, балалар! " профилактик чарасы кысаларында "Бала - төп пассажир" акциясе уздырылды
ЮХИДИ инспекторлары 17 ләп бүләк тапшырды.
-
Тимершык урта мәктәбендә 21 укучы өчен беренче кынгырау янгырады.
Бәйрәм линейкасында районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, урындагы җитәкчеләр катнашты. Иганәчеләр, район эчке эшләр бүлеге тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
-
Юлбат төп мәктәбендә 1 нче сентябрь бәйрәме
Юлбат төп мәктәбе укучыларын яңартылган йөз белән каршы алды. Биредә республика программасы белән капиталь ремонт үткәрелде. Бина 1989нчы елда төзелгән. 31 еллык мәктәпнең класс кабинетлары, спортзалы, ашханәсе, юыну бүлмәләре тулысынча яңартылды. Биредә бу уку елында 69 бала белем һәм тәрбия алачак. Шуларның 8е беренче сыйныфка килүчеләр.
-
Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме
Дулкынландыргыч белем бәйрәме бүген. Килдебэк урта мәктәбендә дә үтте. Мәктәптә быел 143 бала укыячак. Беренче сыйныфка 18 бала килде. Яңа уку елында укытучыларга һәм укучыларга зур уңышлар телибез!
-
Ак Барс Банк Татарстанның беренче сыйныф укучыларына ике дәүләт телендә белем бирү комплектларын бүләк итәчәк
Проект банк тарафыннан 1997 елдан башлап, 24 ел дәвамында гамәлгә ашырыла.