1 апрель 2019 яңалыклары
-
Россиядә 1 апрельдән социаль пенсия артты
Индексациядән соң социаль түләүнең уртача күләме 9266 сум тәшкил итәчәк.
-
"Мине оныгым яшәтә". Табиблар аңа нибары бер ел вакыт бирә
Казанда яшәүче Фәүзия ападан телефоныма смс килеп төште. “Оныгымнан кечерәеп калган киемнәр бар. Авыр хәлдәге берәр гаиләгә кирәк түгелме икән?” – дигән. Озак та үтмәде, сумкаларын күтәреп, редакциягә килеп тә керде. Кемгәдер булышырга тырышып йөрүче бу апаның үзенең дә язмышы башкаларга гыйбрәтле икән.
-
Акча булмаса, сыер да мөгрәми
Апрель башыннан хуҗалыкларында сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия өләшә башлаячаклар. Быел дәүләттән акчалата ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр бар: сөтлебикәләргә ветеринария хезмәте күрсәтүгә тотылган чыгымнар да кайтарылачак. Кемгә күпме субсидия тиеш? Акчаны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
-
“10 ел буе омтылган хыял”: Элвин Грей турында документаль фильм чыкты (видео)
Җырчы Элвин Грей турында документаль фильм чыкты. Без әлеге фильмны карадык һәм сезгә иң әһәмиятле урыннары турында сөйләргә булдык.
-
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем зурлап бәби туе уздырган
31 мартта Салават Миңнеханов белән Гүзәлем туган якларына кайтып, зурлап бәби туе уздырган. Бу хакта җырчылар үзләренең Инстаграм битендә хәбәр итте.
-
Рустам Минниханов 1 апреля назначил «Чак-чака» Норриса министром спорта Татарстана
В России сегодня отмечают международный День смеха.
-
Машина йөртүченең телефонга карап алуы аркасында бала гомере өзелде: 15 яшьлек кызны бәрдергән адәмне нинди җәза көтә
10 март көнне Казанда җәяүле кичүендә юл аркылы чыккан 15 яшьлек кызны бәрдереп, фаҗига урыныннан качкан шоферны суд Тикшерү изоляторына җибәрде. 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары бер атнага якын кызның гомере өчен көрәште. Ләкин аларның тырышлыклары файдасыз булды – бала үлде. Йөртүче ни өчен авария урыннан китеп барган һәм фаҗигагә нәрсә сәбәпче булган? Бу хакта Идел буе районы судыннан “Татар-информ” репортажы.
-
Кем бәхетле? (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
Гөлфия төнге сәгать икедә телефонына килгән смс тавышына уянып китте. Телефонның тавышын кысып куярга онытылган шул. Банклардан акча тәкъдим итәбез, дигән хәбәрдер инде, дип кенә уйлады да, иренә елышыбрак ятты. Ун минут узмады, телефон тагын хәбәр бирде. Гөлфия урыныннан тормый булдыра алмады, тавышын булса да кысып куйыйм дип телефонын кулга алды.