1 февраль 2019 яңалыклары
-
Белгечләр якын арада газ ягулыгына бәя артмас дип ышандыра
Татарстанда газ ягулыгы бәясе бер куб метрына уртача 16 сум.
-
Саба муниципаль районы кубок һәм диплом белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә "Сәламәтлек" XV авыл Спартакиадасы гомумкоманда зачетында Саба муниципаль районы 1 урын өчен кубок һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Йортны янгыннан саклауның 8 ысулы
Янгын теләсә нинди саксызлык аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бер кешенең саксыз гамәле күпләр өчен фаҗигагә китерә.
-
Рәшит Хәкимов истәлегенә багышланган йөзү буенча «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең VII ачык турниры
27 гыйнвар көнне Кукмара шәһәрендә Рәшит Хәкимов истәлегенә багышланган йөзү буенча «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең VII ачык турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 5 командасыннан 130дан артык спортчы катнашты(Балтач, Кукмара, Арча, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы).
-
Аллаһ белән табиб арасында: хәзер реанимацияләргә авыр хәлдәге пациентларның туганнары да керә алачак
Реанимациядәге авыруның терелүенә аның якыннары ничек тәэсир итә? Ни өчен хөкүмәт законлы рәвештә Россиядәге барлык реанимацияләрне ачарга тели? Һәм табиблар моңа ничек карый? “Татар-информ” агентлыгы Казанның зур хастаханәләрендә әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләде.
-
Чүпрәсез ипи һәм закваска рецепты
"Ипине бер пешереп ашагач, гел үзеңнекен ашыйсы килә икән", ди инстачылар.
-
Тәслимә Низами: “Мин бит бер генә дә нота белмим, мин – тумыштан талантлы кеше”
Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист Тәслимә Низами Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында үзенең “Җырым белән керәм күңелеңә” дип исемләнгән иҗат кичәсен үткәрде. Анда ул үзен, беренче чиратта, шагыйрә буларак тәкъдим итте һәм, әлбәттә, тамашачы яратып өлгергән җырларын да башкарды. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул хәзер нинди темаларга иҗат иткәнен, Иван белән булган мөнәсәбәтләре турында сөйләде һәм укучыларга төпле киңәшләрен бирде.
-
Татарстанда ОСАГОның яңа бәяләре: тариф артты да, кимеде дә
Россиядә ОСАГО бәясен исәпләү системасы үзгәрде. Татарстан югары зыянлы “агулы” төбәк булуыннан туктады. Ә иминият компанияләре полисларга бәяне үзләре билгели алуга куана. Автомобиль хуҗаларына әлеге реформа ничек тәэсир итәчәк һәм никадәр күбрәк түләргә туры киләчәк соң?
-
Әнвәр Нургалиев гаиләсендә авыр хәл, җырчы Казанга концертка килә алмый [видео]
Яңа гына Уфада юбилеен матур итеп үткәргән популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе авыр хәлдә, яман авыру белән көрәшә икән. Яшәү белән үлем арасында ди. Бу хакта 30 гыйнвар Уникста, дизайнер Ләйсән Хаҗиева тамашасында Данир Сабиров хәбәр итте. Аңа Әнвәр әфәнде үзе шалтыратып, килә алмыйм, шундый хәл, син барчы, тамашачыларга да әйтеп минем өчен гафу үтенче, дип сорый.