Саба ТВ

Саба районы

16+
Бакча эшләре

Суганны кайчан алырга?

Гадәттә, суганны июль ахырыннан алып августның уртасына кадәр алалар. Утыртканнан соң суган 68-83 көндә өлгерә. Шулай да артык соңга калырга ярамый, чөнки яңгырлар вакытында яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.

суган

Йолкып алган суганның балчыгын берүк җиргә какмагыз, аның башына зыян киләчәк. Суганнарны кояшта әйләндерә-әйләндерә киптерәсе. Соңыннан җиләс урынга күчереп, берничә көн тотасы. Кипкәнче түтәлдә калдырсаң да була. Кыяк калдыкларын өзәргә ярамый, чөнки туклыклы матдәләр суганның өлгереп җитүенә ярдәм итә. Сакларга куяр алдыннан кипкән суганның тамырын һәм сабагын бераз калдырып кисәләр. Суганны якынча 0 градуслы коры бинада, башка яшелчәләрдән ераграк урында саклыйлар.

Чыганак: https://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/suganny-kaican-yiarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев