Саба ТВ

Саба районы

16+
Бакча эшләре

Роза гөлен тәрбияләү буенча киңәшләр🌹

Җәй көне роза гөле күп итеп чәчәк атсын, чәчәкләре эре булсын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз әле.

🌹Өшегән ботакларны яз көне сәламәт бөрегә кадәр кисеп алу мөһим. Ул урыннар караңгы көрән төстә булып күренеп тора.         

🌹Сабаклардагы кызгылт көрән таплар үсемлекнең чери башлавы турында сөйли.

🌹Розаларда күгәрек гөмбәсе пәйда булса, тимер купоросы белән эшкәртү файда бирә. 

🌹Яз көне башкарасы тагын бер мөһим эш – розаларны кисү. Башта санитар кисү үткәрелә – өшегән, черегән, сынган ботаклар киселә. Карт ботаклар һәм эчкә таба үсүче яшь тармакларны да калдырмыйлар.

Санитар кисүнең кагыйдәләре: 
яз көне башкарыла;
бөреләр ачылганчы эшләнә;
сәламәт бөре өстеннән 5-6 мм ара калдырыла;
45 градуслы почмак ясап киселә.

🌹Карт розаларны бер тармакта өч кенә бөре калдырып кисеп яшәртәләр. Бераздан алардан нык һәм озын яңа тармаклар үсеп чыга.

🌹Розаларның яңа тармаклары үсеп, чәчәк бөреләре барлыкка килә башлаган мәлдә аларга фосфор кирәк.

🌹Яз көне башкарасы мөһим эшләрнең тагын берсе – розаларны корткычлардан саклау. Гадәттә моны җылы көннәр башланып, берничә көн узгач, корткычлар уянып чыкканнан соң башкаралар. Препаратларны кулланыр алдыннан розаларның төбен йомшартып, туфракны көпшәкләндерергә кирәк.Бу барлык бөҗәкләр дә өскә, җылыга чыксын өчен эшләнә.  

🌹Туфракның структурасын яхшырту максатыннан розаларның төпләрен компост яки черемә белән мүлчәләп куярга кирәк. Аны тирән итми генә туфракка күмдереп чыгарга да була. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев