Саба ТВ

Саба районы

16+
Бакча эшләре

Помидорларны фитофторадан ничек сакларга?

Бакчабызда үскән томатларга игътибар җитмәсә, инфекцияләр һәм бактерияләр, вируслар, корткыч бөҗәкләр һөҗүме безне уңыштан тулысынча мәхрүм итәргә мөмкин.

ФИТОФТОРОЗ (фитофтора) гөмбәчекләре туфракның бик дымлы, көн һәм төннәрнең салкынча булган чагында котырына. Фитофтороз белән чирли башлаган помидорларда нәни кара таплар пәйда була. Помидорлар карала, йомшара, бәлҗерәп төшә, ашарга яраксызга әйләнә. Яфракларының аскы ягында аксыл төстәге лайлалы кунык барлыкка килә, сабакларында кара таплар күренә. Бу чирне алдан кисәтүнең ысуллары күптөрле. 1 л эремчек суына 15-20 тамчы йод, 5 мг бор кислотасы эремәсе салып болгатып, 5 л җылы су белән сыеклап, үсемлекләрнең өстенә бөркү отышлы саклану чарасы. «Полихом», «Каптан», «Фталан», «Цинеб», «Купрозан», «ХОМ» кебек фунгицид препаратлар белән эшкәртү нәтиҗәле.

Ике атнага бер мәртәбә эшкәртү сорала. 10 л суга 10 фурацилин таблеткасы төеп салып, сезонга өч мәртәбә үсемлекләрнең төбенә сибүчеләр дә бар. Шәхсән үзем «Бессараба» эремәсен, әчегән сөтле-йодлы-борлы эремәне, сарымсак уклары, суган кабыгы төнәтмәләрен, көл төнәтмәсен яратып кулланам. Корылма эченә бөкесе ачылган йод савытлары элеп куям. 10 л суга 2 аш кашыгы чәй содасы эретеп, бер-ике кашык яшел сабын кушып, үсемлекләрнең яфракларын, сабакларын чылатырлык итеп, атна саен өсләренә бөркергә дә ярый. Кайберәүләр, 10 л суга бер стакан тоз салып болгатып, фитофтора чире азынган чорда, томатның сабакларына, яфрак­ларына тоз эремәсе сибә икән.

КЛАДОСПОРИОЗ – томатларның соры тимгел чире гөмбәчекләре дымлылык югары, температура түбән, һава торышы еш үзгәрүчән чакта үрчи, чәчәк аткан һәм җимшәннәре яралып килгән томатларга зыян сала. Әүвәле астагы яфраклар авырый башлый, аннан соң чир сабак буенча өскә үрмәли. Суны яңгырландырып сипкән чакта чыланган яфраклар зарарлы гөмбәчекләргә күпләп үрчергә җирлек тудыра. Ничаклы күбрәк су сипсәк, чире үсемлекләрне шулчаклы тизрәк харап итәчәк.

Чирли башлаган үсемлекне йолкып алып юк итсәк тә, корылманы тулысынча зарарсызландырмыйча, инфекциядән котылып булмый. Теплицаны даими җилләтергә, һаваның дымлылыгын киметергә кирәк. Томатларның тамыры дымлы туфракта үсәргә, ә сабаклары, яфраклары, җимшәннәре коры булганны ярата. Түтәлләрне мүлчәләү, суны сирәк сибү, корылманы җилләтү беркадәр ярдәм итә. Чир башланганда, яфрак өсләрендә нәни түгәрәк сары таплар пәйда була, аскы яклары бәрхетсыман йомшак япма белән каплана. Таплар үзара кушыла, яфраклар корып юкка чыга. Чирнең башлангыч чорында ике атнага бер мәртәбә «Абига-Пик», «ХОМ», «Полирам» кебек фунгицидлар белән эшкәртеп, үсемлекләрне коткарып калып була. 10 л суга 1 л эремчек суы салып болгатып, өсләренә бөркергә ярый.

Туфракны зарарсызландыру өчен, 30 г хлорлы калий, 40 тамчы йодны 10 л суга салып болгатып, туфрагы 10 сантиметрга чыланырлык итеп, төпләренә сибү отышлы. Әгәр туфракның ачылыгы зур булса, бу чирдән котылу өчен, томатларга көл эремәсе ярдәмгә килә. 

АНТРАКНОЗ («медянка») чире калий белән фосфорга кытлык кичергән ачы туфраклы бакчаларда, көннәр җылы торганда, дымлылык зур булганда баш калкыта. Әгәр бу чир теплица эчендә баш күтәрсә, аның туфрагын, диварларын тулаем дезинфекцияләү зарури. Бу авыру үсемлекнең бөтен өлешләрен зарарлый. Әүвәле яфракларда сары каймалы кызгылт­су-көрән таплар барлыкка килә. Аннан соң яфраклар каралып череп төшә. Туфракка тияр-тимәс үскән помидорлар зарарлана, аларда урталары каралып торган таплы чокыр­лар ясала. Тамыр системасы эштән чыга, җимшәннәр коела, яңалары үсми, үсемлек һәлак була. Үсемлекләрне яндырырга, туфрагын дезинфекцияләргә кирәк булачак. Антракнозның беренче билгеләре күренүгә, ун көнгә бер мәртәбә бордос сыекчасы (1%), «ХОМ» (40 г - 10 л су), «Полирама», «Кумулус ДФ» кебек көчле фунгицидлар кулланып, төп уңышны саклап калып була. Әмма бу химикатларның кеше сәламәтлегенә зыян салуы ихтимал. «Фитоспорин-М», «Гамаир» кебек препаратлар югарыда санап үтелгәннәре кебек агрессив түгел.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pomidorlarny-fitoftoradan-nichek-saklarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев